Юләр хатын.
Зәмирә Сәмигуллина
Йортта ир була белде Мөнир. Каралты-кураны төзек тотты. Элек үзе торган иске йортны сүтеп, мунчага яктылар. Хатынлы, йортлы булуына үзе дә куана иде булса кирәк. Яши башлаган 1-2 елда Зөһрәне дә яратты. Кыерсытмады. Әмма, соңрак «батырая» башлады Мөнир. «Мин өйләнмәсәм, кемгә кирәк идең син, юләр хатын», – дип, Нәфисәне мыскыллаудан тәм тапты. Бик каты исереп кайткан көннәрдә Зөһрәгә дә өлеш чыкты. «Итекне салдыр, чалбарны салдыр», – дип акырды. Ул кайтканда әни белән кыз чәйләп утырган вакыт булса, миннән башка яшереп ашыйсызмы, дип, өстәлне әйләндереп кенә каплады.
Соңрак, үзе эшләгән акчасын үзенә генә тотарга өйрәнде. Имеш, Нәфисә беркая эшләми, Мөнир акчасына яши. Нәфисәнең азмы-күпме группа акчасы килеп бара, аны акчага да санамады. Ә үз хезмәт хакын алып, бер атнада эчеп бетерсә дә, үзен күп акча эшләүгә санады. Бер атнага да җитмәгән хезмәт хакыннан тәмәкегә, аракыга да акча кирәк иде. Тәмәке, аракы беткән көннәрдә өйдә тавыш чыкты. Кибетнең эш сәгате беткәч кенә тәмәкесе беткәнлеге исенә төшсә дә, Зөһрәне кибеткә йөгертә иде. Кибетченең өенә барып, елый-елый, тәмәке бирүен сорый иде Зөһрә сатучыдан. Сатучы Шәмсия хәлгә керде. Тәмәке, аракыны өенә алып кайтып куя торган булды. Мөнир кыз баланы мыскыллаудан тәм тапты. «Әнә ничек йөгереп йөри минем өчен», – дип көлә иде, капка төбендә тәмәке пыскытып утырган ирләр алдында кәперәеп.
Үсмерлек чорына кергән кыз өчен чит ирнең аларны шулай мыскыллап яшәве күңелен әрнетте. Әнисен дә кызганды. Мөнирне чыгарып җибәрсәләр дә, килеп-китеп йөреп, тыныч яшәтмәячәк. Холыксыз булса да, малга – печән, мунчага утын әзерләү эшен Мөнир абыйсы башлап йөри. Мал-туарны әнисе карый каравын. Мөнир колхоз эшеннән кайта да диванга телевизор каршысына кереп ава. Яткан җиреннән төкереп, чиста урын-җирне пычракка буяп та күңелгә тия. Эшеннән тузынып кайтса, юктан гаеп эзләп, тавыш чыгара. Чолан идәнендәге чиләкләргә дә тынгы юк андый көннәрдә, берәм-берәм ишегалдына очып чыгалар. Бер дә юкка. Бер сәбәпсез.
Ә берсендә Мөнирнең яңа ферма төзелешендә эшләгән чагы иде. Укудан яңа гына кайткан Зөһрәгә тәмәкесе беткәнлеген әйтеп, кибеткә барып, эшенә тәмәке китерергә кушты. Барырга теләмәсә дә тыңлады кыз, тәмәке илтмәсә, кичкә тавыш чыгачак. Тиз генә тәмәке алды да фермага йөгерде. Төзелеш барган торак янына килеп җиткәч тә, Мөнир абыйсының, кызып-кызып, иптәшләренә Зөһрә турында сөйләгәнен ишетеп алды. «Мин теләсәм, кочагыма да керә әле ул», – диде Мөнир. Шешәдәш дуслары, юкны сөйләмә дигәндәй, шаркылдап көлделәр. «Менә бүген үк үземнеке итәм», – диде ир.
Мөнир батыраеп кайтып кергәндә, кызның идән юган вакытына туры килде.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/yular-xatyn-zamira-samigullina-5857368